КНИТУ-КАИ һәм ICL Техно ел ахырына кадәр уртак IT-лаборатория булдырачак

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген Kazan Digital Week-2024 форумы кысаларында алар  стратегик хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешүгә кул куйдылар.

Документны КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев һәм «АйСиЭл Техно» ҖЧҖ (ICL Техно) генераль директоры Евгений Степанов имзалады. Килешү предметы булып исәпләү техникасы, мәгълүмати технологияләр һәм программа белән тәэмин итү чараларын әзерләү һәм җитештерү, шулай ук фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, уртак проектлар, иртә профориентация һәм башка күп кенә проектлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү тора. Әлеге максатларны гамәлгә ашыру өчен, аерым алганда, ике мәйданчыкта тупланган исәпләү техникасын һәм мәгълүмат технологияләре чараларын эшләү һәм җитештерү буенча уртак укыту-фәнни лаборатория оештырылачак. Беренчесе - КНИТУ-КАИ компьютер технологияләре һәм мәгълүматны яклау институты базасында, икенчесе - ICL Техно территориясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International