16 сентябрьдә Казанда илебезнең йөздән артык педагогы «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» конкурсының йомгаклау сынауларында очрашачак. Этнокультура белем бирү өлкәсендә иң масштаблы һөнәри бәйгене ачу 16 сентябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
Ярышны оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы, оператор - Туган телләр институты. Конкурс өченче тапкыр уздырыла. Һөнәри ярышның партнерлары ВТБ Банкы, Россия халыклары Ассамблеясе, Россия ДОМ банкы, "Знание" Россия җәмгыяте, "Грамота.ру" фәнни-белешмә порталы, "Россиянең халык сәнгать һөнәрләре" ассоциациясе һәм Россия хатын-кызлар берлеге . Онлайн-трансляцияләүне VK рәсми бергәлегендә карарга була.