2024 елның сентябрендә «ТИМ-Марафон Победы» Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи объектларны мәгълүмати модельләштерү буенча беренче Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу этабы башлана. Проектка мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук белгечләр кушылырга мөмкин. Катнашучыларның яше - 11 яшьтән 35 яшькә кадәр. Марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган.
Чемпионатта катнашучыларга, мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып, Бөек Ватан сугышы чорындагы архитектура һәм төзелеш объектларының тарихи йөзен торгызырга кирәк булачак. Моннан тыш, алар әлеге объектларны үстерү концепциясен эшләячәк һәм әлеге объектларны торгызу һәм алга таба куллану тәкъдимнәре белән чыгыш ясаячак.
Марафон берничә белем бирү модулен үз эченә ала: «Төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре» һәм «Бөек Ватан сугышы объектлары тарихы» (2024 елның октябре - 2025 елның марты), «Командалар төзү, психологик тотрыклылык, презентацияләр әзерләү» (март - 2025 елның апреле). Чемпионат финалы Санкт-Петербургта 2025 елның маенда узачак.