«Труд крут» милли премиясе студентлар отрядлары белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Яшьләрне эшкә урнаштыруга шартлар тудыру һәм ярдәм итү өлкәсендә Милли премиягә гаризалар алу дәвам итә. Премия Россия студентлар отрядларының юбилеена багышланган һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Конкурс 15 номинация буенча уздырыла: иң яхшы төбәк һәм федераль эш бирүче, дустанә илләрдән яшүсмерләрне һәм яшьләрне эшкә урнаштыручы эш бирүче, имин хезмәт шартларын оештыру буенча иң яхшы эш бирүче, иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары, иң яхшы авторлык контенты, студентлар отрядларының югары һәм һөнәри белем бирү оешмасында эшчәнлеген оештыруда иң яхшы практика, студентлар отрядларының белем бирү оешмалары объектларында иң яхшы эшләве, иң яхшы төбәк бүлеге, ветераннарның иң яхшы төбәк советы, профессионал, остаз һәм хәрәкәтне үстерү буенча башкарма хакимиятнең иң яхшы органы.

Премия нәтиҗәләре 2024 елның ноябрендә студентлар отрядларының Бөтенроссия слетында игълан ителәчәк. Гаризаны 15 октябрьгә кадәр vsso65@yandex.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат - https://трудкрут.рф сайтында.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International