Россия Мәгариф министрлыгы Россия Саннар министрлыгы белән берлектә балаларның җәйге ялы белән ни дәрәҗәдә канәгать булуы турында ата-аналардан сораштыру үткәрә. Бердәм дәүләт порталында аноним рәвештә сораштыру узарга мөмкин.
Ата-аналар фикере балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү системасындагы реаль вәзгыятьне бәяләргә ярдәм итәчәк. Сораштыру нәтиҗәләре барлык ведомстволар һәм оешмалар тарафыннан тикшереләчәк. Балалар ялын үстерү һәм яхшырту бурычларын формалаштырганда ата-аналарның җаваплары исәпкә алыначак.