14 сентябрьдә Казан дәүләт медицина университетында 8-11 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Химия һәм биология буенча БДИда яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен әзерлек рецептлары белән балаларгы БДИда биремнәрне үтәүне тикшерү буенча Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләре Сергей Борисевич һәм Елена Акшаева уртаклашачак.
Балалар һәм аларның әти-әниләре алдында Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм профессор-укытучылар составы вәкилләре чыгыш ясаячак. Әйтик, социаль эш һәм югары шәфкать туташлары факультеты деканы, икътисадый теория һәм социаль эш кафедрасы мөдире профессор Маргарита Максимова әлеге уку елыннан социаль хезмәткәрләрне әзерләү үзенчәлекләре турында, ә балалар авырулары һәм факультет педиатриясенең кафедрасы мөдире профессор Резеда Фәйзуллина “Педиатрия” белгечлеген тәкъдим итәчәк.
Ачык ишекләр көне 15:00 сәгатьтә башлана
Үткәрү урыны - Казан дәүләт медицина университеты Баш уку корпусының актлар залы (Казан шәһәре , Бутлеров ур., 49).