Татарстан ярдәмендә ЛХР укучылары Кырымда ял иттеләр

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Лисичанск һәм Рубежный укучылары Кырымда ике атналык ялда булып кайттылар. Сәфәр Татарстан Республикасы ярдәме белән оештырылды.

«Черноморец» үзәге командасы һәм ГТО төбәк операторы белгечләре «Мөмкинлекләр киңлеге» дип исемләнгән тематик программа үткәрделәр. Смена сәламәтләндерү-ял итү юнәлешендә һәм тематик идея белән озатылды. Һәр отряд - аерым кояш системасы, ә балалар - андагы планеталар.

Кара диңгез буенда ял итүдән тыш, алар төрле экскурсияләрдә булдылар һәм физик активлык белән шөгыльләнделәр. ГТО комплексы нормативларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Нормативлар тапшыру нәтиҗәләре буенча 63 катнашучы сынаулар уңышлы үтте, шуларның 14е - алтын , 29 ы - көмеш, ә 20се – бронза значоклар алдылар.

Бүләкләү тантанасы ел ахырында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International