Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында суднолар һәм авиатөзелеш профильләр буенча инженерлык сыйныфларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына «2024/2025 уку елында судно һәм авиатөзелеш профиленең инженерлык сыйныфлары эшчәнлеген оештыру турында» киңәшмә узды, анда министр урынбасары Закирова Минзалия Загриевна рәислек итте.

Укучыларны база табигый-фәнни фәннәр һәм өстәмә программалар буенча тирәнтен әзерләүне тәэмин итә торган программаларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруның төп бурычлары турында, шулай ук киләчәктә аларны профильле инженерлык вузларына кертү максатыннан, укучыларны профориентацияләү өчен шартлар тудыру турында Татьяна Алексеева сөйләде.

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның абитуриентларын кабул итүне оештыру һәм карьерасын үстерүне оештыру идарәсе башлыгы Шакирҗанов Ринат, белем бирү оешмаларының һәм югары уку йортының челтәр формасын кулланып белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда мөмкин булган хезмәттәшлек ысуллары турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмә эшендә КАИның алдынгы инженерлык мәктәбе директоры Леонид Шабалин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренең судно һәм авиатөзелеш профильләренең инженерлык сыйныфлары төзелгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International