2024 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсеше институты Kazan Digital Week - 2024 Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Һөнәри камилләшү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның региональ остазлык системасын үстерү” проекты буенча РАО инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында “Digital мәгариф киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак” VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышын уздырды.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы сәламләде.
Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама: https://vk.com/video/@iro_116?z=video-137403684_456239061%2Fclub137403684