Сергей Кравцов Бөтенроссия ата-аналар комитеты төзелү турында хәбәр итте

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Якын арада Бөтенроссия ата-аналар комитеты төзеләчәк. Ул ата-аналар җәмгыятенең мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген җайга салачак. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов XI Гомумроссия ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

РФ мәгариф министры билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының гаилә әгъзалары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында чаралар оештыруда ярдәм итә ала. Ул ассызыклаганча, бу эштә мәктәптә һәм гаиләдә тәрбия процессының бер юнәлештә баруы өчен баланс табарга кирәк.

Бөтенроссия ата-аналар комитеты булдыру өстендә эш Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барыла. Мондый бергәлек актив ата-аналарны, педагогларны һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерәчәк, шулай ук илнең мәктәпләре, хакимият органнары һәм укучыларның ата-аналары арасында бәйләүче звено булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International