«Игелекле җаннар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар йортларын һәм яшүсмерләрне тәмамлаучыларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан 11 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәгендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан урта һөнәри уку йортлары студентлары, шулай ук махсуслаштырылган торак фонды фатирлары яллаучылары белән очрашу булды.
«Игелекле җаннар» проекты Татарстан Республикасында 2023 елдан гамәлгә ашырыла. Проект Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык фронтының төбәк бүлеге, «Бөтен ил балалары» балалар йортларын тәмамлаучылар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе ярдәмендә төзелде.
Очрашуны оештыруда һәм уздыруда прокуратура вәкилләре, Чаллы шәһәренең опека һәм попечительлек органнары белгечләре, балаларның опекуннары катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең "Мэрхэмэт" балалар йортын тәмамлаучылар үзләренең “Уңыш формулалары” белән уртаклаштылар.