Татарстан Хөкүмәте башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклануга чыгымнар нормативын яңартты. Ул киләсе елга һәм 2026-2027 нче елларга билгеләнгән. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
2025 елда бер укучыга норматив чыгымнар 69,43 сум итеп билгеләнгән, 2026 елда - 72,21 сум, ә аннары - көненә 75,1 сум. Шул ук суммалар башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыруның уртача бәясе күрсәткече буларак күрсәтелгән. Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.