Казанда мәктәп укучылары өчен "Киләчәк лабораториясе" эшли башлады

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында «Россия - Минем тарих» паркы базасында «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе ачылды. Быел чарага 3800 укучы киләчәк, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар. Укучыларга тәкъдим ителгән күргәзмә «Киләчәккә билет» масштаблы федераль проектының бер өлеше булып тора. Чараның төп бурычы - урта һәм өлкән сыйныф укучыларын төрле һөнәрләр һәм тармаклар белән таныштыру, белгечлекне сайлауның күптөрлелеген күрсәтү.

Оештыручылар бәяләвенчә, тәкъдим ителгән экспозицияләр илебез хезмәт базарында булган һөнәрләрнең 90%тан артыгын үз эченә ала. Экспозицияләр контенты Россиянең әйдәп баручы профориентологлары белән берлектә хезмәт базарын һәм РФ икътисады структурасын анализлау нигезендә эшләнгән. Укучылар күргәзмәгә бушлай керә ала, әмма алдан мәктәп педагогы - профриентолог аша гариза бирергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International