«Артек»та мәктәп укучылары арасында ГТО фестиваленең финалы старт ала

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Кырымда, “Артек”та ГТО фестиваленең мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия финалы узачак. Ярышларда муниципаль һәм төбәк этапларын узган укучылар катнашачак. Алар 60, 1500 һәм 2000 метрга йөгерүдә, 3 чакырым кросста һәм башка бик күп дисциплиналарда үз көчләрен сынаячаклар. Чемпионнар һәм призерларга Россия Спорт министрлыгы кубоклары һәм медальләре, дипломнар һәм оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак. Җиңүче дип танылган команда фестивальнең күчмә Кубогын алачак.

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, финалны фотога һәм видеога төшерү өчен 1 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Моннан тыш, подрядчыларга ярышларга багышланган видеоролик ясарга, 1-8 октябрь көннәрендә тавыш һәм яктылык белән озату оештырырга кирәк булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International