10 сентябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә, Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру кысаларында Ватанны саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырды. Түгәрәк өстәл «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Түгәрәк өстәл эше барышында «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту предметы буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү стандартларына кертелгән үзгәрешләр, шулай ук укыту предметын гамәлгә ашыру кысаларында педагогларны методик озата бару каралды.