Уку елы башыннан Татарстанның 72 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Республикада «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге белем бирү үзәкләрен төзү буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2024 елда тагын 72 авыл мәктәбендә «Үсеш нокталары» булдырылган. Яңартылган шартлар укучыларга "Физика", "Химия" "Биология" предметларын нәтиҗәле үзләштерергә, шулай ук табигый-фәнни, математик, мәгълүмати грамоталылыкны үстерүгә һәм критик һәм креатив фикерләүне формалаштыруга ярдәм итәчәк. «Үсеш Токасы» үзәкләре торак пунктларда белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырудан тыш, халыкның актуаль компетенцияләрен үстерү, проект эшчәнлеге, балаларның, педагогларның һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади һәм социаль үзбилгеләнешен гамәлгә ашыру өчен җәмәгать пространствосы ресурсларын туплап социаль роль башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International