Татарстан командалары Мәскәүдәге "Роботлар сугышы"нда катнаша

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

"Роботлар сугышы" халыкара чемпионатының беренче сайлап алу этабы 28 сентябрьдә Мәскәүдә узачак. Анда Россия, Беларусь, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Ираннан 48 команда катнашачак. Россия командалары арасында Татарстаннан биш команда булачак. 2024 елда беренче тапкыр чемпионат ике дисциплина буенча узачак

Сайлап алу турлары һәм ярымфинал нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар ел ахырында финал бәйгеләрдә очрашачак, анда чемпион титулы һәм акчалата бүләк өчен көрәшәчәкләр. Гомуми приз фонды быел 6,6 млн сум тәшкил итә, ул ярымфинал һәм финал җиңүчеләре һәм призерлары арасында бүленәчәк. Чемпионат икенче ел рәттән уздырыла. Чемпионатны әзерләүне һәм уздыруны РФ саннар министрлыгы координацияли.

Чемпионатның беренче сайлап алу этабы «ЦСКА Арена» спорт комплексы территориясендә узачак. Чараны трансляцияләү сылтама буенча мөмкин булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International