Мәхмүтов исемендәге премия ТР МҮИ хезмәткәре һәм Казанның тарих укытучысына бирелде

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илмира Фазылҗанова һәм ТР Мәгариф үсеше институтының программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрә Шакирова 2024 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе 2017 елдан тапшырыла. Фәнни-методик эштә зур уңышларга ирешкән, педагогик кадрлар әзерләгән, мәгарифкә технологияләр керткән, дидактик һәм практик эшчәнлекне үстергән педагогик хезмәткәрләр лауреат була. Ел саен аны ике педагог ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International