БРИКС саммиты аркасында Казан укучыларының көзге каникуллары иртәрәк башлана

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр БРИКС саммиты узачак. Шуның аркасында Казан укучылары көзге каникулларга иртәрәк барачак һәм 21-28 октябрь көннәрендә ял итәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка районнары мәктәпләрендә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.

"РФда мәгариф турында" гы закон буенча календарь укыту графигын эшләү һәм раслау белән мәктәпләр шөгыльләнә. Шуңа күрә һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын билгели. Иң мөһиме, аларның озынлыгы җиде календарь көннән ким булмаска тиеш. Моннан тыш, 22-24 октябрьдә Казанда эшләүче башкарма хакимият органнары һәм кайбер оешмалар вәкилләре өчен ял көннәре булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International