«Киләчәк фәне - яшьләр фәне» IX Бөтенроссия яшьләр фәнни форумына теркәү башланды. Ул 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр академик С.П. Королев исемендәге Самара милли тикшеренү университеты базасында узачак.
Гаризалар 22 октябрьгә кадәр кабул ителә. Форумның эшлекле программасы кысаларында галимнәр, фәнни-мәгариф берләшмәләре, студентлар фәнни һәм һөнәри берләшмәләре вәкилләре катнаша һәм доклад белән чыгыш ясый ала. Нечкәлекләре - рәсми сайтта.
Эшлекле программага пленар утырышлар, стратегик сессияләр, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләрен тәкъдим итү керә.