Россиядә 1,8 миллионнан артык укучы мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Россиядә 1,8 миллионнан артык укучы мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнә. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Тимофеева сүзләренчә, ата-аналар үзләре туган телне белми һәм бу проблема Россиянең күп кенә төбәкләренә кагыла. "Шуңа күрә алар балага укуда ярдәм итә алмаудан куркалар. Һәм еш кына туган телне мондый проблема булмасын өчен туган тел буларак рус телен сайлыйлар ", - диде ул.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International