2024 елның 16 - 20 сентябрендә Казанда «БДД атнасы» үткәрелә. Балалар җәйге каникуллар вакытында урамда һәм транспортта күбрәк вакыт үткәрделәр, күңел ачу үзәкләрендә, мәдәният учреждениеләрендә булдылар, туганнарына һәм дусларына бардылар. Юл һәлакәтләре артуга юл куймас өчен, Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уку елы башыннан ук шәһәрнең мәгариф оешмаларында булдылар. Лекцияләрдә һәм әңгәмәләрдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга көзге чорда юлда үзеңне куркынычсыз тоту үзенчәлекләре турында искә төшерделәр.
Казан дәүләт автоинспекциясе әти-әниләрнең исенә төшерә. Юлга чыккан саен, балаларга юл аша чыкканда үз-үзләрен хәвефсез тотуның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерегез һәм һәрвакыт моны үз үрнәгегез белән ныгытыгыз. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә, җәяүленең 350 метр ераклыктагы "күренүен" тәэмин итә торган яктылык кайтару элементларын кулланырга киңәш итә, бу машина йөртүчегә җәүлене ерактан күрергә һәм бәрелүне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.