Махсус хәрби операция сугышчылары һәм "Сугышчан туганлык" ветераннары Түбән Кама мәктәпләре укучылары өчен "Аҗаган" уздырдылар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Түбән Кама районы Кармалы авылында “2.0” хәрби-патриотик уены узды. Анда өч авыл мәктәбе укучылары - 30га якын бала катнашты. Оештыручылар махсус хәрби операция сугышчылары һәм "Сугышчан туганлык" ветераннары. Алар уйлавынча, бу чыдамлыкка ярыш кына түгел, ә җаваплылык, батырлык һәм ватанпәрвәрлек дәресе иде.

Катнашучыларның яшь булуына карамастан, алар барысы да ныклык һәм көч таләп иткән сынаулар үтте. Мәктәп укучылары каршылыклар полосасын үттеләр, автомат сүтеп җыйдылар.

Ярышлар йомгаклары буенча Афанасово урта мәктәбе укучылары иң көчлеләр булды, алар беренче урынны яуладылар. Хәер, катнашучылар ассызыклаганча, алар өчен төп казаныш - җиңү түгел, ә берләшү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International