“Апуш” театр студиясенә йөрүче 21 бала Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнәчәк

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

«Апуш» балалар татар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем туплый. Кичә С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында кастинг узды, аның нәтиҗәләре буенча 8 дән 15 яшькә кадәр булган 21 укучыны сайлап алдылар. Барлыгы исә 60 бала үз көчләрен сынады - алар җырлап, биеп, музыка коралларында уйнап күрсәттеләр. Балаларның талантларын режиссер һәм педагог Резеда Гарипова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Гөлнара Байназарова, педагог-хореограф, 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия каршындагы “Елмай” хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова һәм студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.

Балалар сәхнә сөйләме һәм хәрәкәте, актер осталыгы һәм вокал буенча профессиональ педагоглар белән бушлай шөгыльләнәчәк. Дәресләр татар телендә үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. "Апуш" балалар татар театр студиясе 2022 елның мартында Казан мэры патронажы астында ачылды. 2023 елның сентябрендә "Апуш" мәктәп-студиясе эшли башлады. Аларның һәрберсендә тәҗрибәле профессиональ остазлар эшли. С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йорты каршындагы төркем алтынчы булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International