Татарстанның ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр Идел буе федераль округы фестивалендә призлы урыннарны яуладылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

18-20 сентябрьдә Башкортстан башкаласы Уфада - Идел буе федераль округының «Вернуть детство»традицион фестивале узды. Фестивальнең төп бурычларыннан берсе - ятим балалар өчен оешмаларның иҗади потенциалын һәм мәдәни белемнәрен үстерү. Фестиваль 2009 елдан алып 4 ел рәттән Башкортстанда уздырыла.

Фестивальдә 14 төбәктән 400гә якын ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр катнашты. Татарстан делегациясе составында 27 бала һәм 5 балалар йорты педагогы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова да бар иде.

Фестивальне ачу тантанасында РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова катнашты.

Ул барлык катнашучыларга да алдагы ярышларда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International