24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр 1-9 сыйныф укучылары өчен “Имин юллар” Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Ул инде бишенче ел рәттән «Безопасные качественные дороги»илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
Олимпиадада катнашу бушлай. Катнашучылар үз белемнәрен Учи.ру мәгариф платформасында ссылка буенча тикшерә ала. Яшь төркемнәре өчен тиешле катлаулылыктагы биремнәр эшләнгән.
Онлайн-ярыш укучыларга юл йөрү грамоталыгын бәяләргә һәм җәяүлеләр кичүендә ничек дөрес һәм куркынычсыз чыгарга, автомобильдә пассажирларга үзеңне ничек тотарга, шулай ук самокат һәм велосипед белән ничек идарә итәргә икәнен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Барлык катнашучыларга да истәлекле сертификатлар тапшырылачак, ә җиңүчеләр грамота һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.