Казанның беренче сыйныф укучылары "Җиңүгә беренче адымнар" акциясендә катнаша

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Казанның барлык мәктәпләрендә «Җиңүгә беренче адымнар» конкурсын уздыру дәвам итә. Һәр уку йорты беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен кимендә бер километр озынлыктагы прогулка оештыра ала. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Олимпия комитеты рәисе Марат Бариев хәбәр итте.

Акциядә катнашучы һәр мәктәпкә танылган спортчы килә. Алар арасында "Рубин", "Ак Барс", УНИКС һәм "Зенит" волейбол командалары ветераннары , шулай ук олимпия чемпионнары Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Марта Мартьянова һәм башкалар, дип белдерде Бариев.

Узган ел акциядә 48 учреждениедән 5 меңнән артык укучы катнашкан. Шул ук вакытта тиздән булачак акциягә бу күрсәткечне арттырырга кирәк, дип белдерде Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе баш белгече Полина Булатова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International