БРИКС саммиты аркасында Казан мәктәпләрендә көзге каникуллар 21 октябрьдә башлана

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

БРИКС саммиты аркасында Казан укучыларында көзге каникуллары 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр узачак. Татарстанның башка район мәктәпләрендә алар 28 октябрьдә башланачак һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләргә дә кышкы каникулларны 30 декабрь - 8 гыйнвар, язгы каникулларны 22 марттан 31 мартка кадәр уздырырга тәкъдим итте. Җәйге каникуллар 27 майдан башлана.

Шул ук вакытта һәр мәктәп каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын мөстәкыйль билгеләргә мөмкин. Иң мөһиме, аларның озынлыгы җиде календарь көннән ким булмаска тиеш.

Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр БРИКС саммиты узачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру - республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International