Мөхтәрәм кунакларны остаханәләрнең матди-техник базасы һәм лаборатория җиһазлары белән таныштырдылар. Көллият белгечләр әзерли торган белем бирү программаларының эчтәлеге, студентларыбызның “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча төбәк һәм Бөтенроссия чемпионатларында җиңүләре турында сөйләделәр
Кунаклар остаханәләрнең заманча җиһазлар белән тәэмин ителешен бәяләп кенә калмадылар, белем бирү өчен тудырылган шартлар белем бирү программаларын иң югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга ярдәм итә һәм заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә квалификацияле кадрларны гамәли әзерләү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра, дип ышаныч белдерделәр.