Татарстан предприятиеләрен алга таба технологик үстерүнең нигезе фән һәм югары квалификацияле кадрлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында белдерде. Спикер, сүз, Владимир Путин кушуы буенча булдырылган алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү турында бара, дип аңлатты. Республикада алдынгы университетлар һәм предприятиеләр базасында шундый алты проект гамәлгә ашырыла инде.
Гомумән, аның сүзләренчә, яңа формация инженерларын әзерләү югары технологияле эшкуарлыкны үстерү белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш.
«Алдынгы инженерлык мәктәбен тәмамлаучыларның һәр диплом, квалификация проекты баштан ук шундый предприятиеләр һәм үсеш институтлары катнашында потенциаль стартап буларак әзерләнергә тиеш», - дип саный ул.