Россия Президенты Владимир Путин "Руднево" индустриаль паркы территориясендә оештырылган Мәскәү көллиятләрен гамәли әзерләүнең беренче мәйданчыгын ачуда катнашты. Чара урта һөнәри белем бирү көне уңаеннан 2 нче октябрьдә билгеләп үтелә. Дәүләт башлыгын Президент Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов озатып йөрде. Сергей Кравцов Владимир Путинга Россиядә урта һөнәри белем бирү системасын үстерү планын тәкъдим итте.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы дүрт ел эчендә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру күрсәткеченең 58% тан 81% ка кадәр артуын билгеләде.
РФ мәгариф министры "Профессионалитет" флагман федераль проекты, чемпионат хәрәкәте динамик үсеш кичерә, дип өстәде. Проектта Мәскәүнең барлык көллиятләре катнаша. Программаларның практикага юнәлтелгән булуына зур игътибар бирелә - укытуның 80 % чамасы практиканы тәшкил итә. Ведомство башлыгы соңгы ике елда көллияткә 10 меңнән артык яңа педагог килгәненә игътибар итте. Калугада педагоглар һәм осталар әзерләү өчен һөнәри белем бирүнең Федераль технопаркы ачылды һәм Түбән Новгородта шундый ук технопарк ачылуга әзерләнә. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел көллияткә 1 миллион 250 мең абитуриент кабул ителгән. Конкурс бер урынга уртача өч кешене тәшкил иткән.