Татарстан укучылары кызлар арасында «Ассар» Көньяк Россия математика олимпиадасында җиңделәр

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Кызлар арасында үтә торган "Ассар" Көньяк Россия математика олимпиадасында Татарстан кызлары барысына да үзләренең математиканы югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Көньяк-Россия математика олимпиадасы 2022 елда гамәлгә куелган. Олимпиада беренче тапкыр 2022 елның ноябрендә "Сириус" белем бирү үзәгендә узды. Икенче олимпиада 2023 елның октябрендә Майкопта (Адыгея Республикасы) узды.

Быел да олимпиада Майкопта үткәрелде. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 60 укучы катнашты.

Безнең команданы Казан шәһәренең 131 нче лицееннан Михайлова Дарья , КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан Топоркова Кира һәм Тимерханова Латыйфа тәкъдим иттеләр.

Олимпиаданың 2 нче тур нәтиҗәләре буенча Латыйфа 1 нче дәрәҗә диплом, ә Дарья һәм Кира - 2 нче дәрәҗә дипломнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International