2024 елда Татарстанның 15 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Аларның өчесендә эшләр төгәлләнгән инде, калганнары 67%ка үтәлгән. Казан шәһәренең «Искра» спорт-савыктыру лагеренда, Минзәлә районындагы «Полянка» лагеренда һәм Мамадыш районындагы «Кама» лагеренда эшләр тулысынча төгәлләнгән. Шул исәптән, иске объектларны төзекләндерү белән бергә гамәлдәге лагерьларда яңа корпуслар да төзелә. Бүгенге көндә яңа корпусларның төзелеш эшләре 72 %ка төгәлләнде. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итә ТР яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте .
Нурлат районында яңа лагерь төзелә, анда бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 70 %ка тәмамланган.
«Җәй - балаларга» балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы 2019 елдан бирле республика җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында 5,6 млрд сумлык 33 балаларны савыктыру лагере ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Яшьләргә тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.