2024 елның 28 октябрендә яшь экологларның «Чиста мирас» икенче республика олимпиадасын тантаналы ачу булды.
Олимпиада В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә экология культурасын формалаштыру, экологияне фән буларак популярлаштыру максатында уздырыла.
Ачылу тантанасында «Татнефть» нең социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Ренат Мамин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, «Татнефть» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе башлыгы Александр Алчинов катнашты. Россия фигуристкасы һәм "Чиста мирас" олимпиадасының йөзе булган Алинә Заһитова катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
Яшь экологлар республика олимпиадасының чираттагы туры 2024 елның 28 октябреннән 2 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт районының «Юность» балалар сәламәтләндерү лагере базасында уза. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары арасыннан олимпиаданың читтән торып уздырылган этабында 152 җиңүче катнашачак. Олимпиаданың көндезге туры кысаларында укучылар шәхси олимпиада биремнәрен үтәячәк, экология-агарту чараларында катнашачак.