Ипподромная урамындагы “Тылсым” дигән үзәктә сәламәтлеге үзенчәлекләре булган 100 дән артык бала йөри. Алар өчен төрле шөгыльләр үткәрелә, иртә үсеш мәктәбе һәм укыту-тренировка фатиры оештырыла. Мондый киңлектә беренче тапкыр начар күрүче балалар фильмнарны башка укучылар белән бергә карый алачак - моның өчен тифлокомментацияләү җиһазлары сатып алганнар. Портатив система комплектын "Беренчеләр хәрәкәте" гранты акчаларына сатып алганнар. Аның ярдәмендә волонтер күрмәүче балага экранда трансляцияләнгәнне тавышсыз тасвирлый. Волонтерлар 73 нче һәм 82нче мәктәпләр укучылары, шулай ук 5нче лицей укучылары , алар үзәктә тәрбияләнүчеләргә дәресләрдә ярдәм итәчәк.
Инлюзив киңлектә балалар нейро-иҗат, йога, коррекция буенча төркемле дәресләрдә була, алар 45 минут дәвам итә һәм атнага ике тапкыр уздырыла. Мондый дәресләргә әниләре белән бергә кимендә алты бала йөри. Шулай ук тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар, айкидо буенча күнегүләр, театр остаханәсендә дәресләр үткәрәләр. Моның өчен үзәктә спорт залы, балаларны ирекле аралашу өчен җиһазлар һәм уеннар булган холл, шулай ук вак моторика һәм сенсор кабул итү үсеше җиһазландырылган. Ата-аналар үтенече буенча монда шулай ук инклюзив кафе ачылган.
Хәзер укыту-тренировка фатирына 9-12 яшьлек 20 бала йөри. Аларның укулары өч ай дәвам итәчәк - декабрь ахырына кадәр. Уку программасы һәр тәрбияләнүче өчен эшләнгән. Куратор смена башланыр алдыннан ата-аналар һәм бала белән очраша, булган күнекмәләрне билгели.
Үзәктә барлыгы 12 белгеч эшли. Хәзер анда волонтерлар кирәк. Теләүчеләр dobro.ru сайтында гариза тутырып кушыла алалар. Баланы үзәккә «Игелекле Казан» кайнар линия телефоны аша язып була: (843)558-74-18. “Тылсым” үзәге җитәкчесе Лиана Садыйкова әниләр өчен аерым чат булдырган, анда үзәкнең дәресләре расписаниесен турыдан-туры белергә мөмкин.