Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт ала

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башлана. Анда илебезнең барлык төбәкләрендә укучылар катнашачак. Укучыларның бөтенроссия олимпиадасын Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабын уздыру сроклары:

11 гыйнвар- сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы);

13, 14 гыйнвар - испан теле;

15 гыйнвар - астрономия;

16, 17 гыйнвар - җәмгыять белеме;

18, 20 гыйнвар - информатика;

21, 22 гыйнвар - химия;

23 гыйнвар - рус теле;

24, 25 гыйнвар - немец теле;

27, 28 гыйнвар - физика;

29, 30 гыйнвар- итальян теле, кытай теле;

31 гыйнвар, 1 февраль - математика;

3, 5 февраль - биология;

4 февраль - хокук;

6, 7 февраль - тарих;

8, 10 февраль - француз теле;

11 февраль - география;

14, 15 февраль - физик культура;

17 февраль - әдәбият;

18, 19 февраль – хезмәт

20, 21 февраль - экология;

24, 25 февраль - инглиз теле;

26, 27 февраль - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре;

28 февраль - икътисад.

Төбәк этабы мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының өченче этабы. Ел саен анда 130 меңнән артык бала катнаша.

Бөтенроссия олимпиадасы ел саен уздырыла. Ул дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау.

Ярыш турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International