Быел Чаллыда яңа мәктәп ачылачак. Ул 1224 урынга исәпләнгән һәм 22 нче микрорайонында урнашачак. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев яңа мәктәпләр төзелмәсә, өч сменада укырга туры килер иде, дип ачыклык кертте.
Соңгы ун елда Яр Чаллыда 10 мәктәп төзелгән. Яңа мәгариф учреждениесе 11 нче булачак. Мәһдиев яңа мәктәпне Россия Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Миңнехановтан Чаллының 400 еллыгы уңаеннан "бүләк" дип атады.
Мәктәпне быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.