Татарстанда укучыларга һәм укытучыларга физика һәм математиканы өйрәнгән өчен акча түлиячәкләр

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстанда укучыларга физика, математика һәм информатиканы өйрәнгән өчен акча түләячәкләр. 5-11 сыйныфларның иң актив һәм акыллы укучылары уку елы нәтиҗәләре буенча 50 мең сум премиягә өметләнә алачак. ТР Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты инде әзер. "Физик-математик алга китеш" проекты кысаларында укытучылар да 300 мең сумга кадәр грантларга өметләнә алачак.

Төгәл һәм табигый фәннәрне укыту кайбер мәктәпләрдә аксый, аерым алганда,бу укытучылар җитмәү аркасында. Өстәвенә, инженерга уку озак еллар модалы булмады, барысы да юрист булырга омтылды. Хәзер өстенлекләр үзгәрде, әмма мәктәпләрне тәмамлаучылар һаман да күбрәк гуманитар юнәлешне сайлыйлар, профильле математика һәм физика буенча БДИ бирергә ашыкмыйлар.

Татарстанда вәзгыятьне төзәтергә керештеләр. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән 2024/2025 уку елының сентябреннән Иннополис һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Физик-математик алга китеш» уртак проекты уңышлы эшли башлады.

«Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында математика, физика һәм информатика укытучыларын акча белән кызыксындыру планлаштырыла. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы 350 педагог өчен ел саен бирелә торган грантлар турында документлар әзерли: яшь укытучылар 240 мең сум, тәҗрибәлеләр - 300 мең сум, түгәрәк җитәкчеләре - 90 мең сум. Моннан тыш, 40 мәктәп "Гомуми белем бирү оешмасында физика-математика сыйныфлары программасын гамәлгә ашыру өчен" һәм "Физика, математика һәм (яисә) информатика өлкәсендә белем алучыларның югары нәтиҗәләренә ирешү өчен" грантларына 600 мең һәм 1 млн сум дәгъва итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International