Шимбә көнне Татарстан Милли китапханәсендә Россия фәне көне билгеләп үтеләчәк

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

ТР Милли китапханәсендә шимбә көнне, 8 февральдә, Россия фәне көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр халкы фәнни-популяр лекцияләргә, ә чараның яшь кунаклары - кошлар турындагы хикәяләргә һәм интерактив уенга кушыла алачак.

Бушлай чаралар сериясе 13:00 сәгатьтә «О чем мурчат птицы: что такое мурмурация?» дигән фәнни-танып белү лекциясе белән старт ала. 14:30да интерактив уен узачак, анда булучылар кеше белән космос арасындагы уртаклыкны, шулай ук кеше көн саен космос белән бәйле нинди уйлап табулардан файдалана икәнлеген белә алачаклар.

КДМУ укытучысы, табиб-кардиолог Энҗе Харисова йөрәктә авырту симптомнарын ничек белергә һәм ашыгыч хәлләрдә ничек эш итәргә икәнен сөйләр. Башлана - 15:00 сәгатьтә.

Химия буенча лекцияне аналитик химия кафедрасы доценты, КФУ Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Анна Гедмина 16.30 да үткәрә.

16:30 да КНИТУ-КАИның радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр кафедрасы мөдире Артем Кузнецов лекция укыячак, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International