«Россия - минем тарих» тарихи паркында «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: вакыйгалар белән тәрбия» республика проект сессиясе узды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген “Россия - минем тарих” тарихи паркы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Балачак навигаторлары” ресурс үзәге белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика проект сессиясе уздырды. Чарада мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторлары катнашты.

Сессиянең максаты үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү бурычларын актуальләштерү, тәрбия өлкәсендә тарихи хәтерне саклауга һәм укучылар арасында гражданлык җаваплылыгын формалаштыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле алымнар һәм инициативалар эшләү һәм гамәлгә кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International