Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында республика халкына түләүле укуга килешү төзегәндә кырыгалдарлар кармагына ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләделәр. Ведомствода кулланучылар килешү төзү алдыннан белем бирү программасын өйрәнергә хокуклы, дип искәрттеләр.
Мошенникларның киң таралган хәйләләрен әйттеләр: дәүләт гранты буенча бушлай укыту, аерым категорияләр өчен бушлай укыту (мәсәлән, СВО катнашучылар), укытуның башлангыч чоры бушлай, курс ошамаса , уку өчен түләүне тулысынча кире кайтару, түбән процент белән ташламалы кредит һ.б.лар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мондый вәгъдәләргә ышанырга ярамый, дип ассызыклый. Шуны аңларга кирәк, уңай бәяләмәләр "заказга"да язылырга мөмкин. Бәяләмәләрне оешма сайтында гына түгел, төрле платформалардан да эзләргә кирәк.