21 мартта, Казанда «Татарстан Республикасы ел укытучысы-2025» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин абсолют җиңүче - финалист исемен атаячак, аннары ул безнең республиканы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.
17-18 мартта Казанда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179-үзәге гимназиясенда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында региональ этабының беренче туры узды.
Жюри тәкъдим ителгән тәҗрибәнең актуальлеген, практик әһәмиятен, нәтиҗәлелеген, конкурсантларның мәгълүмати һәм сөйләм мәдәниятен, аудитория белән хезмәттәшлеген бәяләде.