Мәгариф министры һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары математика буенча БДИ тапшырдылар

2025 елның 21 марты, җомга

Казанда укучыларның ата-аналары математика буенча БДИ тапшырдылар – ул аттестат алу өчен ике мәҗбүри предметның берсе. “Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе быел тугызынчы тапкыр узды.

"Бионика" 188 нче күппрофильле лицеенда төп дәрәҗә математика буенча БДИны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм "Ак Барс"ның элеккеге һөҗүмчесе Данис Зарипов, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм башка танылган затлар тапшырды.

Акциядә Азнакай, Әтнә, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарыннан 500дән артык ата-ана катнашты.

Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән. Алар "А" һәм "Б" биремнәре блокларыннан тора һәм бер сәгатькә исәпләнгән. Математика буенча БДИ чыгарылыш укучылары өчен өч сәгать дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International