Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте Татарстан Республикасы бүлекчәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, 2024 елда старт алган “Познавательная безопасность” проекты, гамәлгә ашыруның практик өлешенә - балалар белән шөгыльләнүгә күчте. Агымдагы елның март аенда безнең команда Арча белем бирү учреждениеләрендә 19 интерактив дәрес үткәрде. Анда 402 бала катнашты.
“Безнең проект Россиядә беренче янгын куркынычсызлыгы буенча мобиль белем бирү комплексын булдыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аның нигезенә инновацион эшләнмәләр: ВДПО цифрлы тренажерлары һәм авторлык видеоматериаллары, шулай ук төрле яшь төркемнәренә җайлаштырылган методик кулланмалар ятты. Без укуны файдалы гына түгел, мавыктыргыч итәргә дә тырыштык - уеннар, интерактив бурычлар һәм викториналар аша”-диләр оештыручылар.
Максатлары - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү генә түгел, ә үсеп килүче буында үз тормышларына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.