Татарстан мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча семинар узды

2025 елның 21 марты, җомга

20 мартта “Әкият” Татар дәүләт академия курчак театры базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Организация работы по профилактике правонарушений и безнадзорности в образовательном учреждении» темасына семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәне уздыруның максаты балигъ булмаган гражданнарга һәм аларның ата-аналарына хокук бозуларның хокукый аспектлары турында мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук белем бирү процессында катнашучыларның барысы өчен дә имин белем бирү мохите булдыру иде.

Чарада Татарстан Республикасы гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 1500гә якын җитәкчесе катнашты.

Очрашу барышында балигъ булмаганнарның мошенник схемаларында катнашуының хокукый нәтиҗәләренә, шулай ук наркомания проблемаларына һәм интернет аша деструктив төркемнәргә җәлеп итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.

Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында профилактик эшне көчәйтүгә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, катнашучылар укучыларга «дроппер» ролендә мошенник схемаларында катнашуның хокукый нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International