Казанның 17 нче мәктәбендә “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” активистлары, гуманитар үзәк эшчәнлеген тәкъдим итеп, укучылар белән очрашу үткәрделәр. Чарада 60 тан артык укучы катнашты.
Яшь гвардиячеләр балаларга сугышчылар куллана торган 3D-принтерда басылган ярдәмче элементлар күрсәттеләр: фопамница, детонаторлар өчен бокслар, гранат өчен накольниклар һәм Калашников автоматы өчен заряжайка һ.б. Укучылар окоп шәмнәрен һәм маскировка челтәрләрен күрделәр. Махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән экспонатлар аеруча кызыксыну уятты.
Активистлар һәр предмет, аның сугышчылар өчен әһәмияте турында җентекләп сөйләделәр. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары махсус хәрби операциянең 3D-музеенда булдылар, анда виртуаль күзлек ярдәмендә җимерелгән шәһәрләрне, техниканы һәм коралларны күрә, шулай ук МХО тарихы һәм геройлары белән таныша алдылар.Ә кече сыйныф укучылары өчен Җиңү Парадын күрсәтү оештырылды. Күренекле һәм мавыктыргыч чара балаларга бәйрәм атмосферасын тоярга һәм илнең хәрби тарихына хөрмәт белән карарга мөмкинлек бирде.