«Яшел Үзән- хезмәт батырлыгы шәһәре» акциясе Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабында узды. Анда 177 нче лицейның 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта партия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камил Садриев үзенең сәламләү сүзендә, мактаулы исем бирү - ил халкына Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында искә төшерүнең мөһим ысулы, дип ассызыклады. Ул Яшел Үзәннең Җиңүгә керткән өлешен бәяләп булмый, һәм бу вакыйгалар турында истәлекләрне саклау - барлык кешеләр өчен дә уртак бурыч, дип билгеләп үтте.
Штаб хезмәткәре Полина Мухина мәктәп укучылары өчен Яшел Үзән тарихына багышланган "Бәйге" интеллектуаль викторинасы үткәрде. Викторина барышында ул Идел буендагы зур булмаган бистәнең эре сәнәгать үзәгенә әверелүе турында сөйләде.