Әлмәт балалар йорты тәрбияләнүчеләре футбол ярышында 1 нче урынны алдылар

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 18-20 мартта Казанда «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар йортлары һәм интернат мәктәпләре командалары арасында футбол буенча Идел буе федераль округы ярышларының II этабы узды.

Көрәштә Әлмәт балалар йортының “ШКИД” кече яшь төркеме командасы 1 урынны яулады. Балаларны һәм остазларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм 2025 елның 19-24 маенда Сочидагы «Сириус» федераль территориясендә ярышларның III этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International