Казанда мәктәптә кайнар туклануны оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2025 елның 21 марты, җомга

Бүген, 21 март көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләү республика үзәгендә «Белем бирү оешмалары өчен кайнар туклану оештыру» темасына семинар-киңәшмә узды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы бүлеге башлыгы урынбасары Марина Карпова “Мәктәп туклануын оештыруга санитария законнары таләпләре турында” темасы белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина семинар-киңәшмәнең актуальлеген һәм әһәмиятен ассызыклады, шулай ук Мөслим, Тәтеш, Минзәлә, Сарман, Кама Тамагы һәм Әгерҗе муниципаль районнарының муниципаль берәмлекләр идарәләре һәм мәгариф бүлекләре белгечләренең һәм урынбасарларының рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International