«Татарстанның ел тәрбиячесе - 2025» республика һөнәри конкурсында Лениногорск районының 10 нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы Казанда “Әкият” балалар үзәгендә узды.
«Ел тәрбиячесе» республика конкурсы - шул ук исемдәге һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабы.
Анда тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физкультура инструкторлары, педагог-психологлар, укытучы-логопедлар катнаша.
Быел Цыганова Татарстанны бөтенроссия конкурсында яклаячак. Җиңүчегә бүләкне ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева тапшырды.